SAO «Dmitrovskiy molotchniy zavod» - le Lait, le fromage blanc, la crème fraîche, le fromage fondu, le kéfir, le lait condensé, l'huile à la crème, l'huile végétal. Le directeur : Aleksandrov Konstantin Borissovitch.



Сүз башы


ААҖ "Дмитров сөт заводы" зур юл буенда сөт кабул итүче, сөтне беренче тапкыр эшкәртүче һәм Мәскәүгә төяп җибәрүче пункт буларак 1929 елның февралендә оештырылган. Дмитров шәһәре усә барган саен халыкны киңрәк төрдәге сөт ризыклары белэн тәэмин итү кирәк була башлый.

Предприятиене технологик җиһазлар белэн тәэмин итү яңа төр сөт ризыклары: пастеризацияләнгән сөт, әчетелгән сөт, каймак, эремчек җитештерә башларга мөмкинлек бирә. Заводның белгечләре продукциянең ассортиментын киңәйтү һәм сыйфатын яхшырту буенча өзлексез эш алып баралар. Дмитров “сөтен” шәһәрдән читтәге сатып алучылар да ярата башлый. 70 нче еллар азагында заводның җиһазлары һәм мәйданы продукция сыйфатына үсеп килүче ихтыяҗны канәгатьләндерә алмый. Заводны реконструкцияләү һәи техник яктан үзгәртеп кору кирәклеге килеп туа.

1982-1992 нче елларда заводның төп җитештерү бинасы файдалануга тапшырыла, предприятиенең кайнар һәм салкын суга, парга, суытуга усә барган ихтыяҗларын тәэмин итәрлек блокировкалы пар казаннары бинасы һәм компрессор бинасы төзелә. Яна технологик һәм җитештерү җиһазлары эшләтеп җибәрелә. Предприятиедә сөт ризыкларын яңа алдынгы технология белән еш кына базар соравыннан да алгарак китеп, җитештерә башлыйлар.

2000 нче елда заводта глазурьланган сырок һәм эремчек массалары җитештерү цехлары сафка кертелә. Дмитров сөт заводы сатып алучылыр зәвыгына 77 төрле глазурланган сырок эремчек тәкъдим итә. Ә бу бүгенге көн очен саллы гына сан.

2009 нчы елда үзебезнең предприятенең 80 еллыгын бәйрәм итәбез. Без уңышларны анализлыйбыз , нәтиҗә ясыйбыз, алга планнар төзибез. ДСЗ ның бүгенгесе нинди? Ул сөт продукциясе эшкәртүдә 80 еллык традиция булган тулы цикллы предприятиеләр группасы. Мөстәкыйль рәвештә үз заводларында югары сыйфатлы продукция җитештереп, үз транспорты белән сату нокталарына җиткерүче. Ә бу зур кайгыртучанлык, бирелгәнлек белән традицияләргә тугры калып үзенең сатып алучыларына тәкъдим ителгән 200 төрдән артык продукт. Бу 25 елдан артык хезмәтен, үзләренең йөрәк җылылыгын биреп эшләүче иң яхшы технологлар командасының эш күрсәткече дә. Туган предприятиеңә ышанып, үз хезмәтеңә намус белән карап җитештерелгән продукт булган өчен , аларга һәр ай саен уннарча миллион россияле тавыш бирә.